Апаста эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре яшь буын белән очрашты
Районның эчке эшләр бүлегендә Ачык ишекләр көне үтте.
(29 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Чарада полиция хезмәткәрләре катнашты. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм җәмгыятькә һәм Законга хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Конкрет мисалларда законга каршы гамәлләрнең нәтиҗәләре турында аңлаттылар.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары Айрат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, полициядә хезмәт итү физик әзерлек кенә түгел, ә югары мораль җаваплылык, анализ ясау һәм тиз карар кабул итү сәләтен таләп итә, теләсә-нинди катлаулы хәлләргә әзер булырга кирәк.
Балалар эксперт-криминалист эше белән дә таныштылар. Практикада предметлар өслегендә бармак эзләрен ничек табарга мөмкин икәнен күрделәр. Теләүчеләр үзләрен полиция ролендә сынап карадылар, бронежилет һәм шлемны киеп карадылар.
Ачык ишекләр көне полиция хезмәте белән танышу мөмкинлеге генә түгел, ә яшьләр һәм хокук саклау органнары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр төзүдә мөһим адым да булды. Мондый очрашулар күп кенә яшь гражданнарга булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев