Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста этләрне чиплаштырачаклар

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эт хуҗаларын дүрт аяклы дусларын теркәргә мәҗбүр итүче закон үз көченә керде.

(2 декабрь, “Апастово-информ”).



Район ветеринария берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, 5 декабрьдә Апас бистәсендә көн дәвамында район ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларда булып, этләрне чиплаштыру эшен башкарачаклар.
“Чиплаштыру эше иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. Йорт хуҗаларыннан өйдә булуларын һәм шәхси документларын (паспорт, ИНН) әзерләп куюларын сорыйбыз. Җитди сәбәпләр аркасында өйдә була алмаган очракта, 884-376-21-5-63 номеры буенча шалтыратырга кирәк”, - дип хәбәр иттеләр район ветеринария берләшмәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев