Апаста эшмәкәр Фәнис Галәветдинов райондашлар арасында үз призларына бильярд ярышлары уздырды
2007нче елдан башлап оештырылучы бильярд ярышлары күркәм традициягә әверелде.
Апаста эшмәкәр Фәнис Галәветдинов райондашлар арасында үз призларына бильярд ярышлары уздырды
2007нче елдан башлап оештырылучы бильярд ярышлары күркәм традициягә әверелде.
Бильярд спортын сөюче райондашлар бу ярышларны ел саен көтеп ала. Быел да район мәдәният йортының бильярд залында 20гә якын кеше катнашты. Алар 12 сәгать дәвамында үз осталыгын сынады.
Иганәче Фәнис Галәветдинов үзе дә бильярд ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган оста уенчы буларак билгеле. Хәзер ул Апас районының бильярд федерациясен җитәкли.
Уеннарның барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты. Ул оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә бильярд спортына игътибар зур булачагын әйтеп, аны үстерүдә тәкъдимнәрен җиткерде.
Бильярд спортын яратучы райондашлар арасында бердәнбер хатын-кыз да бар иде. Морзалар авылыннан Гөлнара Гәрәева һәр ел саен катнаша һәм җиңү дә яулый.
Иртәдән кичкә кадәр барган ярышның үз җиңүчеләре билгеләнде. Нәтиҗәдә, беренче урынны Апастан Дамир Нәбиуллин яулады. Икенче урынга Морзалардан Зөфәр Галиуллин, 3 урынга Морзалардан Рөстәм Миңнуллин һәм Гөлнара Гәрәева лаек булды. Яшьрәкләр арасында беренчелекне Кильдураздан Анатолий Кузнецов алды. Икенче урынны Апастан Илдар Ибәтуллин, өченче урынны Апастан Марсель Хисамов, Байраштан Заһит Хәйретдинов яулады. Җиңүчеләргә иганәче Фәнис Галәветдинов тарафыннан Грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев