Апаста эшмәкәрләр катнашында эшлекле очрашу узды
Апаста «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектының бизнес-интенсивы үтте.
(19 сентябрь, "Апастово-информ").
Чараның максаты - районның эшлекле берләшмәсе вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук интернет-сәүдәне үстерү мөмкинлекләре, соңгы яңалыклар турында мәгълүмат җиткерү.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча иҗтимагый кабул итү вәкаләтле вәкиле Фәрит Әбделганиев Татарстан Республикасы муниципаль районнары эшкуарлары өчен күчмә бизнес-интенсивлар уздыруны дәвам итә. Чаралар «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында үтә.
Апас эшмәкәрләре өчен чираттагы күчмә бизнес-интенсив район башкарма комитетының утырышлар залында узды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин эшлекле очрашуда катнашучыларны җылы сәламләп, районда эшмәкәрләр белән тыгыз элемтә һәм уңайлы шартлар булдырылуы, яңа башлангычларда теләктәшлек күрсәтелүе хакында белдерде.
Бизнес-интенсивның өйрәтү модульләре кысаларында эшмәкәрләр алдында экспертлар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, «Бизнес- коррупциягә каршы» үзәгенең башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров, бизнес-тренер Дмитрий Никифоров районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренә үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре турында аңлаттылар, интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү буенча тулы мәгълүмат бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев