Апаста февраль аенда лаләләр чәчәк ата
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә районда эшләүче Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплица эше белән танышты.
(4 февраль, “Апастово-информ”).
Урамда чатнама суык. Салкын һава тыннарны куырган чакта, теплицаның эчендә яз һәм җәй сулышы хөкем сөрә. Ишекне ачып керүгә чәчәк исләре борынга бәрелә.
Биредә инде лаләләр чәчәк аткан. Алар Гашыйклар көненә әзер!
Эшмәкәр Лилия Зәйнуллина әлеге эшкә ничек кереп китүен сөйләде һәм бүгенге эш барышы белән таныштырды, әнисе Сания апаның төп ярдәмче булуын билгеләп узды.
“Яңалыкка омтылу – минем эшемдә, тормышымда төп девиз. Эшебез дә җәелә бара. Лалә, берьеллык чәчәк, кыяр, тәмләткечләр, яшелчә үсентеләре үстерү белән шөгыльләнәбез. Яңа техникалар, су сибү җайланмалары алабыз, һаман камилләшә барабыз. Орлыкларны чәчә торган машина булдырдык. Лалә чәчәкләрен санап, бәйләп бирә торган машинабыз бар”, - ди ул.
Теплица ел әйләнәсе эшли. Ә бүген анда урак өсте.
“Өч бертуган эшлибез. Туганлык җепләре эшебезне алып барырга җиңеллек бирә. Теплицада 56 кеше хезмәт күрсәтә”, - ди Лилия Зәйнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев