Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Апаста Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабын тәкъдир итү кичәсе узды Апаста, “Татарстан” ДТРК - Татарстан Республикасында Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясенең филиалы директоры, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабы тәкъдим ителде.

(16 июль, “Апастово-информ”).


Район үзәк китапханәсенә әлеге китапның төп герое - Илнур Хәертдиновның якыннары, туганнары, авылдашлары җыелды, китап сөючеләр килде.
Тирән мәгънәви, гыйбрәтле, һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек очрашу күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. “Фаза” кушаматын йөрткән батыр йөрәкле, кыю егет Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния апа - Апас районы Чирмешән авылыннан. “Үлемнән бер адым алдарак” әсәре да нәкъ менә Илнур Хәертдиновның тормышы, махсус хәрби операциядә катнашу дәверендә үткән юлына багышлана. Татарстанда оештырылган “Тимер” батальонының 9нчы ротасы хәрбие, якташыбыз - “Урал” мотоциклы белән яу кырыннан, алгы сызыктан 200гә якын яраланы алып чыга, ә үзе 6нчы июнь көнне яраланган хәрбине эвакуациялгәндә һәлак була.
Илнурның язмышы беркемне дә битараф калдырмады, йөзләрдә, күзләрдә дулкынлану һәм горурлану чаткылары сизелде. Очрашу уйланырга да, тетрәнергә дә мәҗбүр итте.
-Язучылар союзы тарафыннан “Каһарманнар дәвере” проекты игълан ителгән иде. Анда барлыгы 11 язучы катнашты. Каһарманның кылган батырлыгы һәркемнең күңеленә кереп, аның исеме мәңгеләштерелергә тиеш дигән максат белән яздым. Илнур - якты, кыю, батыр егет булган. Ул үзенең җанын фида итеп, бик күп хәрбиләрне яу кырыннан алып чыккан. Илнурның якты истәлеге яшәсен, аның геройлыгы яшь буынга да үрнәк булып торсын, - дип язылу тарихы хакында сөйләп үтте автор үзе.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгышында якташыбызның каһарманлыгын бәян иткән автор Фирдүс Гыймалтдиновка, әлеге әсәрне дөньяга килүенә ярдәм итүче һәркемгә олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.
-Якташыбыз Илнур Хәертдинов белән чын йөрәктән горурланабыз. Әлеге китап - бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең дә, мәрхүм булганнарның якыннары өчен дә бик әһәмиятле. Сугыш кырыннан шулкадәр күп санлы яралыны алып чыгу - әйтеп бетергесез зур могҗиза бит ул. Илнурны беркайчан да онытмабыз, аның якты истәлеге күңелебездә мәңге яшәр, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Фирдүс Гыймалтдиновка Рәхмәт хатын тапшырып, иҗади уңышлар теләде.
Әлеге кичәдә шулай ук “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре, якташларыбыз Рафис Гаптелганиев, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары мөхәррире Гөлүсә Закирова да катнашты. Рафис Гаптелганиев та “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев исеменнән Фирдүс Гыймалтдиновны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Якташыбыз, үзе дә сугыш кырында бертуган энесен югалткан Гөлүсә Закирова да шундый ук Рәхмәт хатына ия булды.
Очрашу кичәсе күпләрнең күңелләрен мөлдерәмә итте, дулкынлану хисләре уятты. Аеруча батырның әнисе Фәния апаның улы турында сөйләгәннәрен күз яшьләрсез генә тыңлап булмады.
-Улым үзсүзле, кыю, тәвәккәл егет булып үсте. Җәй көннәрен Чирмешәндә әбисе белән бабасы янында, аларга ярдәм итеп үткәрде. Яшьтән үк бабасының мотоциклында йөрергә өйрәнде. Тырыш, акыллы, авыл җанлы иде. Дуслары да күп булды. Парашютта да сикерде, чаңгы, сноуборд - спортның бар төрен дә яратты. Махсус хәрби операциягә дә “Әни, барып, күреп кенә кайтам, сугыш утына кермим”, дип мине тынычландырды. Ана күңеле сизсә дә, һәрчак өметләнеп яшәдем. Бер елдан соң гына кыска вакытлы ялга кайткач сугышта булуын әйтте. Тик улыма кире әйләнеп кайтырга язмаган, - дип күз яшьләрен сөртте Фәния апа.
Очрашуда Илнур Хәертдиновның яшьлеге, сугыш кырында булган мизгелләре сурәтләнгән видеороликлар тәкъдим ителде, хатирәләр барланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев