Апаста Габдельфәрит Рәхимов истәлегенә көрәш ярышлары узды
Ярышларны Габдельфәрит Рәхимовның эшен дәвам итүче улы һәм оныгы “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчеләре Рәмис һәм Фәрит Рәхимовлар оештырды.
(16 ноябрь, "Апастово-информ").
Көрәш турниры быел районара күләмдә Апас аграр көллиятендә узды. Келәмдә 150 бала - Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Буа районнарының яшь көрәшчеләре бил алышты.
Яшь көрәшчеләргә район җитәкчелегенең изге теләкләре юлланды. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин оештыручыларга хөрмәт белдереп, яшь көрәшчеләргә уңышлар теләделәр.
Турнирда Габдельфәрит Рәхимовның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар, чордашлары Азат Хәнифәтуллин һәм Хәмит Миннегалиев катнашып, истәлекләре белән уртаклаштылар.
Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев