Апаста газ-линия хезмәткәрләре гуманитар ярдәм алып килде
Махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итүгә хезмәт коллективлары да өлеш кертә.
(24 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Газ-линия хезмәткәрләре егетләр өчен эчке киемнәр китерде. Ил иминлеге сагында торучы егетләргә изге теләкләрен җиткереп киттеләр”, - ди Илдар Салаватов.
Егетләр өчен ярдәм «Алга» яшүсмерләр клубы базасында кабул ителә. Монда озак саклана торган продуктлар, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев