Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Берничә көннән махсус хәрби операция зонасына Апастан гуманитар йөк юлга кузгалачак.

(11 февраль, “Апастово-информ”). 

 

Даруханә коллективы да үзләреннән өлеш кертте. Алар кирәк- яраклар җыелмасы алып килде.

Районыбызның һәр хәрбие өчен шәхси посылкалар әзерләнә. 

Безнең сугышчылар өчен аеруча кирәк әйберләр аларның теләк, тәкъдим, ихтыяҗларыннан чыгып төзелде. 

Квадрокоптерлар, дроннар, рацияләр, дронга каршы юрганнар, маскировка челтәрләре, дрон детекторы, җылы йокы капчыклары, костюмнар, шапкалар, газ баллоннары, генераторлар, эш кораллары (көрәк, шуруповёрт, борау, бензопычкылар), полиэтилен капчыклар, җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, озак саклана торган азык-төлекләр, гомуми кулланыштагы медикаментлар кирәк.
Матди һәм азык-төлек ярдәме “Алга” яшүсмерләр клубында кабул ителә. 

Акчалата ярдәмне “Ак Барс" банкы картасына күчерергә мөмкин: 
Карта номеры: 2200 5301 9339 6843 Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы исеменә. Телефон: 89030620808.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев