Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә

СВОда катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтү максатыннан район делегациясе февраль башында хәрбиләребез янына баруны планлаштыра.


(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Барыбыз да батыр егетләребез өчен борчылабыз һәм алар ярдәмгә, игътибарга лаек булуларын аңлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә безнең сугышчыларга ярдәм итү акциясен игълан итәргә кирәк дип саныйбыз.

Әгәр сезнең ярдәм итү теләге һәм мөмкинлегегез бар икән - бу акциягә кушылуыгызны сорыйбыз!

Егетләр өчен ярдәм «Алга» яшүсмерләр клубы базасында кабул ителә. Монда озак саклана торган продуктлар, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.

Сезне бу акциядә актив катнашырга чакырабыз - бу ихлас ярдәмегезне һәм гражданлык позициягезне күрсәтүнең иң ышанычлы ысулы!

Әйдәгез шуны истә тотыйк: безнең егетләр, тормышны куркыныч астына куеп, Ватаныбызның иминлеген тәэмин итәләр!

Күбегез мондый акцияләрдән элек тә читтә калмады! Якташларыбызга СВОда канташучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев