Апаста гуманитар ярдәм җыюга эшмәкәрләр өлеш кертә
СВОда катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм февраль башында китәчәк.
(23 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Егетләр өчен ярдәм «Алга» яшүсмерләр клубы базасында кабул ителә. Монда озак саклана торган продуктлар, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.
Апастан шәхси эшмәкәр Азат Сафин беренчеләрдән булып изге эшкә кушылды. Ул 50 мең сумлык товар алып килде.
“Азат Сафин, товарларны егетләр ихтыяҗын истә тотып алып килде. Арада савыт-сабалар да, җылыту җиһазлары да бар”, - ди Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев