Апаста һава десанты гаскәрләре ветераннары бадминтон ярышлары уздырды
Берничә ел дәвамында уздырылучы чара быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә багышланды
(5 апрель, “Апастово-информ”).
Районда төрле елларда һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр кадерле булган “зәңгәр берет”ларга тап төшермиләр. Бер-берсе белән аралашып, очрашып, берләшеп яшиләр. Районда аларның җәмгыяте дә оешкан. Алар бик күп чаралар уздыралар, яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә дә эшлиләр.
Берничә ел уздырылып килүче бадминтон ярышлары да патриотик тәрбия бирүне максат итеп куя. Ярышлар ел саен оешкан төстә уза.
Быел да Апасның универсал спорт залына бадминтон уенын үз итүче райондашлар – мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары җыелды. Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, уңышлар теләде. Гөлүсә Галләмова һава десанты гаскәрләре ветераннарына район җитәкчелегенең рәхмәт сүзләрен ирештерде, җәмгыятьнең җитәкчесе Зөфәр Зәмдихановка олы хөрмәт белдерде.
“Хәрби хезмәт еллары артта калса да, күңел түрендә мәңге саклана. Еллар үткән саен горурлык хисләре арта бара. Дуслар да тугандай якын. Районда да берләшеп яшибез. Яшьләргә патриотик үрнәк күрсәтергә омтылабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә күтәренке рух өләшергә, ярдәм кулы сузарга тырышабыз”, - диде Зөфәр Зәмдиханов.
Бадминтон ярышларында иң-иңнәр ачыкланды. Аларга медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев