Апаста янгын күзәтелгән
Октябрь аенда районда 2 янгын очрагы күзәтелгән. Янгын сүндерү бүлегенә шәхси йортка һәм кирпеч корылмага ут кабуы турында хәбәр кергән.
(2 ноябрь, «Апастово-информ»)
- 13 сәгать 27 минутта Апаста йорт януы турында хәбәр алдык. Шул вакытта ук ике төркем вакыйга булган урынга кузгалды. Без барганда йорт нык төтенли. Тәрәзәләрдән төтен урамга тарала иде. 14 сәгать 10 минутта ут йөгәнләнде. Йортның эченә зур зыян килде. Янгынның сәбәбе техник эксплуатация кагыйдәләрен бозу дип фаразлана. Ут-күздән сак булыйк, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев