Апаста янгыннар ешайган
Районның янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 4 аенда 13 янгын очрагы теркәлгән. Аларның күбесендә төп сәбәп булып – саксызлык тора.
(23 апрель, “Апастово-информ”).
“Узган шимбәдә, 10 сәгать 48 минутта район үзәгендә янгын чыгуы турында хәбәр керде. Ярдәм төркемнәре барганда хәл катлаулы иде. Торак йортның түбәсе, мунча, сарай, гаражның түбәсен ялкын чорнап алган, барысында да ачык ут күзәтелә иде. Хәл катлаулы булу сәбәпле, барлык янгын сүндерү төркемнәре һәм ирекле янгын сүндерү деполары коткару эшенә алынды. Нәтиҗә аянычлы: йортның түбәсе, бер як тышланган диварлары, гаражның түбәсе янды. Шул ук вакытта печәннәре белән сарай һәм мунча тулысынча янып бетте. Хуҗаларга 2 миллион 500 мең сумлык зыян килде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү дип фаразлана”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Илшат Шәфигуллин.
Табигатьтә коры, эссе, җилле көннәр хөкем сөрә. Бар кеше эштә, тирә-юнен җыештыра, пөхтәли, бакчаларны тәртипкә китерә. Чүп-чар өемнәренә ут төрткәнче, эшнең азагын да уйласагыз иде.
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.4 статьясы нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар каралган: гражданнарга - 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга - 40 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик затларга - 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр”, - диләр янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев