Апаста яшь гаиләләр арта
Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.
(26 февраль, “Апастово-информ”).
Илфат Садыйков һәм Энҗе Шаһиәхмәтова парлы гаилә юлына аяк басты.
Яшь парлар район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.
“Хөрмәтле яшьләр! Бүген сезнең иң истәлекле, иң бәхетле көнегез. Тормыш ул ал да гөл булмый. Бер-берегезне аңлап, санлап яшәгез. Мәхәббәтегез беркайчан да сүрелмәсен. Киләчәктә дә үрнәк парлар булып, кулга-кул тотынышып гомер итегез!”, - дип теләде район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин.
Яшьләрне шулай ук район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина тәбрикләп, истәлекле бүләген тапшырды. Апас мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Садә” фольклор ансамбле чыгышы да кавышу тантанасына ямь өстәде. Якыннары да яшьләргә матур теләкләрен җиткерделәр.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова да катнашты.
Илфат Садыйков - Свияжск егете. Бүгенге көндә районның гадәттән тыш хәлләр идарәсендә хезмәт итә. Энҗе исә Урта Балтай мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, шулай ук Апас “Кояшкай” балалар бакчасында нәниләргә физик тәрбия бирә.
Яшьләр районда төпләнеп калып, туган якта яшәргә һәм эшләргә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев