Апаста яшь спортчылар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды
Балалар күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте.
(28 декабрь, “Апастово-информ”).
Район спорт белән даими кызыксынып, махсус шөгыльләнгән балалар күп. Алар төрле спорт бәйгеләрендә катнашып, Апас данын республика һәм ил күләмендә дә таныта.
Спортны үз итеп яшәүче, район һәм республика күләмендә җиңүләр яулаган егет-кызларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләп, зур ышаныч белдерде, киләчәккә изге теләкләрен ирештерде.
“Хөрмәтле яшь спортчыларыбыз, тренерлар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән тәбрик итәм. Сезнең югары нәтиҗәләргә ирешүегез, уңышларыгыз безнең өчен дә зур горурлык. Бүгенге көндә районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Яңа спорт объектлары сафка баса. Тиздән яңа зур стадион кулланышка тапшырылачак. Апаста футболны ябык манежда гына түгел, ачык һавада, кичке сәгатьләрдә дә уйнап булачак. Шулай ук Апаста яңа төзелеп килүче теннис Үзәге дә яз айларында үз ишекләрен ачачак. Спорт белән яратып шөгыльләнегез, Яңа ел сезгә тагын зуррак уңышлар алып килсен. Сәламәт булыгыз, куйган максатларга ирешегез, әти-әниләрегез сүзен тыңлагыз. Рәхмәт сезгә!, - диде район башлыгы.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларга күтәренке кәеф, бәйрәм рухы өләшеп, хезмәттәшебез, “Йолдыз” газетасы журналисты, бик күп китаплар авторы Ләйлә Шиһабиеваның “Баллы Яңа ел” дип исемләнгән әкиятен күрсәттеләр. Әкиятне сәхнәгә Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина куйды. Аграр көллият коллективы тәм-томнар белән сыйладылар. Балалар Кыш бабай бүләкләре алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев