Апаста Җиһаншиннар гаиләсе балаларны сөендерде
Назирә апа оныклары белән бергә “Алга” яшүсмерләр клубына килеп, Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
(28 нче декабрь, “Апастово-информ”).
Балалар матур шигырьләр өйрәнеп килгәннәр. Аларны Кыш бабай белән Кар кызына сөйләп тә күрсәттеләр. Кафия апа Мингалиеваның гармун моңнарына кушылып матур җырлар башкардылар. Чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, уеннар уйнадылар. Соңыннан бергәләп чәйләр дә эчтеләр, тәм-томнар белән сыйландылар.
“Балаларны шатландыру - иң саваплы эшләрнең берсе. Менә өченче ел рәттән бу игелекле эштә катнашам. Элек балаларның өйләренә бара идем. Гаиләм белән киңәштек тә, күбрәк баланы сөендерәсем килде. Сабый сөенечен, алар күзендә шатлык нурларын күрү үземә дә рәхәт. Шушы бәйрәмне оештыруда авыл җирлеге, “Алга” клубы хезмәткәрләренә, барлык оешыручыларга, катнашучы балаларга чын күңелдән рәхмәт”, - ди Назирә апа.
Балалары белән бергә әти-әниләр, дәү әниләр дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Һәрберсе олы рәхмәтен ирештерде.
“Без мондый бәйрәмдә берничә ел катнашабыз. Бик теләп килдек. Балалар шатланалар, көләләр, уйныйлар. Әти-әни өчен моннан да зур бәхет юк дип әйтер иде. Бик зур рәхмәт Җиһаншиннар гаиләсенә, Назирә апага. Яңа еллар сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен”, - диде Гөлназ Нуруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев