Апаста иң яхшы иминлек кагыйдәләрен өйрәтүчеләр ачыкланды
Апас Үзәк китапханәсе базасында мәктәпләрдә оешкан яшь юл сакчылары отрядлары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
(25 июнь, “Апастово-информ”).
Киңәшмә кысаларында "Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтү буенча иң яхшы педагог" республика конкурсының бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста район мәктәпләреннән 15 укытучы катнашты.
Киңәшмәдә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт оешмасының Буа профилактика бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, районның Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев, Апас районы мәгариф бүлеге начальнигы Гөлүсә Галләмеева, методист Эльмира Биктаһирова катнаштылар теләкләрен җиткерделәр.
"Апас муниципаль районында юлларда үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтү буенча иң яхшы педагог" дип Апас урта мәктәбенең “Светофорик" ЮИД отряды җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшина танылды. Ул республика күләмендә дә алдынгылар һәм нәтиҗәле эшләүчеләр сафында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев