Апаста “Җиңү язы мәңге йөрәктә” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды
Апас Үзәк китапханәсе 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районкүләм “Җиңү язы мәңге йөрәктә” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырды.
(23 апрель, “Апастово-информ”).
Бөтенроссия “Библиотөн 2025” кичәсендә әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
“Конкурста 120гә якын райондашыбыз катнашты.
15-17, 18-30, 31 һәм өлкәнрәк яшь категорияләрендә I урыннарны яулаган Гибадуллин Илфар, Новоселова Диана һәм Габдрахманова Нурия апалар тамашачыларга үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр”, - дип хәбәр итте район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.
Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев