Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста йөкле ханымнар көне уңаеннан очрашу узды

7 апрель – йөкле хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, район үзәк хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар катнашында очрашу узды.

(5 апрель, “Апастово-информ”).



Әлеге очрашуда табиблар, шәфкать туташлары белән беррәттән, социаль яклау идарәсе, социаль фонд, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Киләчәктә әни булырга әзерләнгән гүзәл хатлар бу очрашуда күп кенә мәгълүматлар белделәр, киңәшләр тыңладылар. Бала үстерүче әниләргә дәүләт ярдәме, йөкле ханымнарга булган ярдәм итү чаралары турында һәр белгеч тулысынча сөйләде.


Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә 42 гүзәл зат йөклелек буенча исәптә тора. Ел башыннан 21 бала дөньяга аваз салган. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина сүзләренчә, Апас җирлегендә теркәлеп, бала туу турындагы таныклыкны да районның ЗАГС бүлегеннән алган гаиләләргә кызыксындыру чаралары да каралган. Алар акчалата бүләк алачак.

2024 ел – Гаилә елы һәм 7 апрель – йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан узган чара чәй эчүләр белән тәмамланды.

Төрле ярдәм, кызыксындыру чаралары, хастаханәдә узган очрашу турында тулырак – “Йолдыз” битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев