Апаста йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелде
7нче октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Апас үзәк китапханәсендә булачак Аналар, яисә кабаттан әни булырга җыенучы хатын-кызлар катнашында матур чара узды.
(10 октябрь, “Апастово-информ”).
Очрашуда район үзәк хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, мәгариф бүлеге, социаль фонд, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район ветераннар оешмасы җитәкчеләре катнашты. Шулай ук ЗАГС бүлеге белгече, табиблар, шәфкать туташлары да килгән иде.
“Без бүген бик матур чарага җыелдык. Бирегә без районыбызда яшәүче булачак әниләрне һәм кабаттан әни булырга җыенучы хатын-кызларны чакырдык. Әлеге очрашудан алар үзләренә файдалы мәгълүматлар алып, җылы тәэсирләр белән кайтырлар дип ышанам. Барлык Аналарга да исәнлек-саулык, балалар куанычы телим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районда бала тәрбияләү өчен барлык шартлар да булуы хакында әйтеп үтте.
Гөлүсә Галләмова шулай ук гаиләдә өченче бала туса, район җитәкчелеге тарафыннан 30 мең сум күләмендә акча бирелүен дә билгеләп үтте. Әмма моның өчен районыбызда бер елдан да ким булмаган вакыт теркәлеп яшәргә һәм район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
Очрашуда катнашкан һәр җитәкче һәм белгеч яшь гаиләләргә, йөкле ханымнарга тиешле ярдәм чаралары хакында сөйләп, аңлатмалар бирде.
Чара барышында йөклелекнең организмга йогынтысы, бала имезү, аны коендыру һәм төрү кебек темаларга видеороликлар тәкъдим ителде.
Әни булырга әзерләнүче ханымнарга истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бәйрәм чарасы Аналарга багышланган матур җыр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев