Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста Искечә Яңа елны каршыладылар

Апасның Үзәк ял паркында “Искечә яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

(16 январь, “Апастово-информ”).



Райондашлар өчен биредә Искечә яңа елны каршылау кичәсе оештырылды.


Район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ленар Хантимиров барлык апаслыларны яңа 2024 ел белән тәбрик итеп, үзәк чыршыны, ял паркын бизәүдә өлеш керткән һәркемгә Рәхмәт хатлары тапшырып, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә шулай ук “Иң матур чыршы бизәүче” оешма-коллективлар ачыкланды. Беренче урынга шәһәр тибындагы Апас поселогы, икенче урынга Апас “Салават күпере” балалар бакчасы, өченче урынга Каратун урта мәктәбе ия булды. Апас рестораны Гран при алу бәхетенә иреште. шулай ук онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре дә чыгарылды. Апас аграр көллияте - беренче, Апас урта мәктәбе икенче, Апас “Кояшкай” балалар бакчасы өченче урыннарны алды.


Җиңүче коллективларга район башлыгының Грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.


Чыршы янына җыелган халык матур итеп бәйрәм итте. Җырлы-биюле тамаша кылып, кушылып биеде, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Җылынып алу өчен кайнар чәй һәм тәмле коймактан авыз итәргә дә мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев