Апаста юллар яңара
Район үзәгендә дә юл төзелешләре бара.
(14 июль, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә Салават Кәримов урамында һәм Ленин урамында юллар төзекләнә. Җәйге челләдә дә юл төзүчеләр өзеклек тудырмыйча эшли. Барысы да райондашлар һәм руль артында йөрүчеләрнең уңыйлы тормышы өчен.
Дөрес, әлегә кайбер юллар ябык, әйләнеп йөрергә туры килә. Ләкин, бар да вакытлыча һәм тиздән такыр, тигез юллар барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев