Апаста юллардагы иминлекне кайгырту буенча күп кенә эшләр башкарыла
Бу көннәрдә Муса Җәлил урамындагы юлда һәм Апасның Иске Әнәле ягыннан килгән әйләнгеч юлына җәяүле сукмаклары ясалды.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге юлда күпләп машиналар йөри. Биредәге хәвефсезлек бик күпләрне борчый иде. Халык һәм җитәкчелек тарафыннан күп кенә мөрәҗәгатьләр дә булды. Бу мәсьәлә берничә тапкыр юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясендә дә күтәрелде. Күптән көтелгән җәяүле сукмагы бу көннәрдә ясап куелды.
Шунысына да игътибар итәргә кирәк: әлеге юл хәзер якты, такыр. Юл кырыенда ясалган тротуар да җәяүлеләр өчен уңыйлылык тудыра. Асфальт кырыйлап таш түшәлгән һәм яңа юл билгеләре дә куелган. Тик, юл такыр дип, транспортчылар бик “очып” йөрмәсеннәр иде инде. Ни дисәң дә, шул юлдан балалар, студентлар укырга бара, райондашлар эшкә йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев