Апаста кадрлар алмашы
Сатмыш һәм Зур Күккүз авылы җирлекләренә яңа җирлек башлыклары тәкъдим ителде.
(10 нчы сентябрь, “Апастово-информ”).
Сатмыш авыл җирлеге башлыгы булып Юрий Петрович Бушуев билгеләнде. Юрий Петрович Кабыккүпер авылында туып-үскән, шунда ук яши. Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбиялиләр.
Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы булып Кече Күккүз егете Айрат Гаделшович Ибраһимов билгеләнде. Шулай ук тормыш иптәше белән 2 бала тәрбиялиләр.
“Яңа җирлек башлыклары үзебез район егетләре, җирлектә депутат булып торалар. Җирлек һәм район үсеше өчен тырышып эшләүләренә ышанабыз. Халык белән бердәм булып эшләүләрен һәм уңышлар телибез”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев