Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста Каз өмәсе гөрләде

Халык каз-үрдәк, сөт-каймак һәм башка азык-төлек сатып алды, бәйрәм тамашасы карап, ял итте.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).


Районның мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Килгән халык каз-үрдәк, эч-башларын сатып алды, бер-берсе белән күрешеп, аралашты. Биредә район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов катнашты.


“Каз өмәсе – гореф-гадәтләрнең иң матуры һәм халкыбызның иң күңелле чараларның берсе. Ул авыл халкы өчен зур бәйрәм булып булып тора. Авылларда туганнар, дуслар бергә җыелып каз йолкыйлар, аралашалар. Хуҗалар исә мул булып өлгергән каз түшкәләрен күреп, сөенәләр. Әлбәттә, бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм муллык өләшә”, - диде Данис Сәйфетдинов.


Район мәдәният бүлеге Рөстәм Мингазиев Каз өмәсе бәйрәме район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан һәр ел зурлап билгеләп узуын әйтте.


“Каз өмәсе иң элек авылларда узды. Быел бәйрәм барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашында 7 зонага бүленеп оештырылды. Дәвеш, Кызыл-Тау, Багыш, Кече Болгаер, Идрәз, Югары Акхуҗа, Дәүләки мәдәният йортларында узды. Мәдәният хезмәткәрләре каз йолкуның, күркәм йоланың үзенчәлекләрен күрсәттеләр”, - дип белдерде Рөстәм Мингазиев.


Күргәзмә-ярминкә тәмамланганнан соң бәйрәм тамашасы район мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. Сәхнәдә Олы Болгаер, Зур Күккүз һәм Әлмәндәр авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре җырлы-биюле күңелле тамаша тәкъдим иттеләр. Халкыбызның элекке йолаларын чагылдырган тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев