Апаста контейнер януның 3 очрагы теркәлгән
14 ноябрь көнне иртәнге сәгатьләрдә район үзәгендәге урамда контейнер януы мәгълүм була.
(21 ноябрь, «Апастово-информ»)
“Биредә яшәүчеләр сүнеп бетмәгән күмер яки тәмәке төпчеге аткан дигән фаразлар бар. Быел ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә контейнерга ут кабуның 3 очрагы теркәлде. Халык сак булсын, күңелсезлекләрдән ерак торсын иде. Контейнерлар торак йортлар янәшәсендә урнашкан. Ялкын телләре бик рәхимсез. Ул санаулы минутлар эчендә якын-тирәгә дә үрмәләргә мөмкин. Бәхетсезлекләргә юл куймыйк. Шулай ук, ялгыз яшәүче өлкәннәрне игътибар үзәгендә тотсак иде. Тирә-күршедә торган әби-бабайларны кайгыртып тору бик мөһим”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев