Апаста лагерьда ял итүчеләр ГТО нормативлары тапшырды
Районда ГТО нормативларын тапшыру дәвам итә. Әлеге чарага палаткалы лагерьда ял итүче балалар да кушылды.
(28 август, “Апастово-информ”).
“ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала. Аның беренче баскычында – 6-8 яшьлек балалар өчен һәм соңгы унберенче баскычында 70 һәм аннан югары яшьтәгеләр өчен нормативлар билгеләнгән. Аларда чыдамлылыкны, көчне, сыгылмалылыкны һәм тизлек сыйфатларын сынау өчен күнегүләр каралган”, - ди спорт мәктәбенең ГТО өчен җаваплы белгече Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев