Апаста мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды
Апас мәдәният хезмәткәрләренең айлык җыелышында көнүзәк мәсьәләләр каралды, узган чараларга нәтиҗәләр ясалды.
(25 октябрь, “Апастово-информ”).
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галлямова мәдәният хезмәткәрләре белән очрашып, алда торган эшләр, хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләште.
Нигездә сүз, Пушкин картасы проекты нигезендә оештырылган чаралар турында барды. Киләсе ике айга бурычлар билгеләнде.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев сүзләренчә, тиздән Каз өмәләре башланачак. Ул башта җирлекләрдә узып, районкүләм Каз өмәсе белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев