Апаста медицина хезмәткәрләре эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
Район үзәк хастаханәсе коллективы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Хисап җыелышында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, Казан шәһәренең җиденче номерлы больницасы баш табибы Артур Делян катнашты.
(17 февраль, “Апастово-информ”).
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Алевтина Керимова үз чыгышында хастаханәдә барган үзгәрешләр, халыкның сәламәтлек дәрәҗәсе хакында сөйләп узды.
2024 елда район үзәк хастаханәсе “Сәламәтлек” һәм “Демография” милли проектларын тормышка ашырган. 2023 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны кимегән. Райондашлар кан әйләнеше, сулыш, йөрәк, нерв системасы авыруларыннан вафат булган.
Апас үзәк хастаханәсендә 353 хезмәткәр эшли. 41 табиб халык сәламәтлеге сагында тора, 195 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Максатчан уку буенча 2 яшь белгеч – табиб-терапевт һәм табиб-стоматолог кайткан.
Узган ел районда 6500 кеше диспансер тикшеренүе узган. 922 райондашыбыз диспансер тикшеренүенең икенче этабын үткән. Бу вакытта 666 авыру очрагы ачыкланган.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыруларны башлангыч чорында ачыклап, кеше сәламәтлеген беренче урынга кую максатын куйды. Шулай ук медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
-Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, төрле чаралар аша сәламәтлеккә өндәү эшен тормышка ашырыйк. Зур эш башкарасыз, кеше гомерләрен коткарасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов район үзәк хастаханәсе коллективының эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Киңәшмә тәбрикләүләр, бүләкләүләр, котлаулар белән, тантаналы шартларда тәмамланды. Озак еллар, аеруча нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталарын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев