Апаста милли биюләр буенча мастер-класслар узды
Әлеге чараны Апас үзәк ял паркында «Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективы оештырды.
(28 июль, “Апастово-информ”).
Биюләр “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узды. Испан, татар, чегән биюләре белән парк мәйданы гөр килеп торды. Соңыннан биюләрдә катнашучылар чәй эчеп, аралашып, чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Төрле халык мәдәнияте хакында күбрәк белеп, кичне файдалы һәм күңелле үткәрү – мастер классларның төп максаты иде.
Бу хакта “Апас” сәләт балалар иҗат үзәге җитәкчесе Альбина Хатыйпова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев