Апаста оешмалар бильярд ярышларында сыналды
Апаста беренче тапкыр Спартакиада кысаларында оешма-учреждениеләр арасында бильярд ярышлары оештырылды.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Уеннар көне буе дәвам итте һәм ул бик матур, күңелле спорт бәйрәменә әверелде. Нәтиҗәдә, беренче урынны Гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән Бәхтияр Раимкулов яулады. Икенче урынга Апас спорт мәктәбеннән Марсель Хисамов, икенче урынга Апас Мол оешмасыннан Рамил Зарипов лаек булды. Җиңүчеләргә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.
Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев