Апаста өлкәннәр шашка-шахмат уйнады
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге программасы нигезендә шашка-шахмат сөючеләр очрашты.
(7 октябрь, “Апастово-информ”).
Бәйгегә килүчеләрне район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәм Россия Пенсионерлар берлегенең район оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин сәламләп, уңышлар теләделәр.
“Өлкәннәребезнең активлыгына сөенәм. Алар тик тормыйлар. Спорт чараларында да бик теләп катнашалар. Сәхнәдә дә чыгыш ясыйлар. Шулай ук изге эшләргә дә кушылалар. Яу кырында ил иминлеге сагында торучы егетләребезгә дә күңел җылысы өләшәләр”, - дип олы хөрмәтен белдерде Гөлнур Насыйбуллина.
Өлкән апалар һәм абыйлар арасында “көрәш” барды. Иң оста уенчылар җиңү өчен тырышты. Үзара рәхәтләнеп аралаштылар, җиңүгә сөенделәр, дусларча бер-берсе белән киңәшләштеләр. Алар өчен чәй табыны да әзерләнде. Иң мөһиме: шашка-шахмат ярышлары өлкәннәрне күрештерде, күтәренке рух һәм уңай хисләр өләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев