Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Апаста район башлыгы “Белемең белән бүлеш” агарту акциясендә катнашты

Апас урта мәктәбе рәсәйкакүләм “Белемең белән уртаклаш” мәгърифәтчелек акциясенә кушылды. Аны мәктәп коллективы Беренчеләр хәрәкәте белән берлектә оештырды. Дәрестә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.


(7 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).



Белем марафоны дәресенең темасы – “Районның социаль-икътисади үсеше: яшьләр өчен мөмкинлекләр” иде.
Район башлыгы муниципаль структура, бурычлар һәм киләчәккә өметләр хакында сөйләп узды. Укучыларның күп кенә сорауларына җаваплар бирде, киңәшләрен җиткерде.


“Күбегез бу сорауларга җавап эзлидер. Хакимиятнең төп бурычы – демографик халәтне яхшырту, халык санын арттырып, яңа эш урыннары булдыру, инвесторларны җәлеп итү. Күбрәк балалар тусын, яшьләр авылда калсын, яшь гаиләләр төзелсен иде”, - диде район башлыгы һәм яңа төзекләндерелгән сөт-май комбинаты, киләчәктә булдырылачак кошчылык фабрикасы, соңгы елларда район территориясендә эшләп киткән ашламалар оешмасы хакында сөйләп үтте. Авыл хуҗалыгы районы буларак, үсемлекчелек, терлекчелек тармакларына зур игътибар бирелүен белдерде. Киләчәктә булдырылачак эшмәкәрлек мәйданчыклары хакында да сөйләде. Район башлыгы соңгы вакытта Апаста барган төзекләндерү, яңарту, матурлау эшләренә, спорт объектлары төзелешенә дә тукталды.


“Бездә тимер юл бар, без – Идел аръягы зонасының үзәгендә торабыз, 2 федераль трасса уза. Башкалага һәм башка эре шәһәрләргә якын урнашканбыз. Алар барысы да икътисад өчен уңайлы шартлар. Район киләчәктә дә үсәчәк. Сезнең – яшь көчләрнең дә киләчәктә район үсешенә өлеш кертүенә ышанам”, - диде район башлыгы.


Айрат Җиһаншин укучыларның сорауларына тулы һәм ихлас җаваплар бирде.


“Район башлыгы – күпкырлы вазифа. Күп төрле сораулар белән очрашырга туры килә. Эштә иң мөһиме – дөрес бәя бирү, анализлау, яхшы тәҗрибәләргә таянып, карарлар кабул итү. Мин 22 ел элек Апас урта мәктәбен тәмамладым. Милиция хезмәткәре булу турында хыялларым да бар иде. Әти тәҗрибәсенә таянып, аның юлын дәвам итәргә булдым. Миңа төгәл фәннәр ошый иде. Энергетика юлын сайладым. 2 ел элек вазифамда җитди үзгәрешләр булды. Иң мөһиме – кая гына эшләсәң дә, кешеләргә, җәмгыятькә файда китерү”, - диде җитәкче.


Районга үз фикере, максатлары булган белемле, алдынгы карашлы, тырыш, эшчән яшьләр, кадрлар һәрчак кирәк.
“Теләгем шул – тырышып укыгыз, алган белемнәр белән тукталып калмагыз. Укырга, укырга һәм укырга“, - диде район башлыгы һәм үз үрнәгендә һәр көнне 20 минут китап укырга киңәш итте.


Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова эчтәлекле һәм файдалы очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев