Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста район башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Апаста район башлыгы Айрат Җиһаншин махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

(28 июль, “Апастово-информ”).


Район башлыгы егетләр белән аралашты, хәлләрен сорашты, батырлыклары, кыюлыклары өчен рәхмәт белдерде. Материаль техник тәэмин ителеш, көнкүреш шартлары һәм гуманитар ярдәм турында фикер алышынды. Гаиләләренә ярдәм чаралары да тәкъдим ителде.
 

"Сезнең патриотлык һәркем өчен үрнәк. Ватаныбыз иминлеген саклап, зур батырлык күрсәтәсез. Элемтәдә торып, сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз”, - диде район башлыгы.


Егетләр Апас районы халкына, район башлыгына күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен рәхмәт белдерде.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев