Апаста район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Спорт сөюче, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы, мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Балалар Кыш бабай, Кар кызы, Чебурашка, төрле әкият геройлары белән фотога төште. Чәй эчеп, тамак ялгап алды. Барысына да район башлыгының бүләге бирелде. Аннан “Яңа ел капчыгы” әкият-тамашасын карадылар.
Балаларны район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итте.
“Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар, тренерлар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Яңа ел – могҗизалар вакыты. Яңа елдан бары тик яхшыны, яңаны көтәбез. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын. Әйбәт итеп укыгыз, зур уңышларга ирешегез. Укуда да, спортта да бар тик уңышлар, җиңүләр көтсен”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев