Апаста район оешуның 94 еллыгы һәм физкультурачылар көне билгеләп үтелде
Районда бүген икеләтә бәйрәм: 10 август – Апас районы оешкан көн һәм физкультурачыларның һөнәри бәйрәмнәре.
(10 август, “Апастово-информ”).
Әлеге уңайдан район мәдәният йортында “Апасым-гомер бишегем” исемле бәйрәм чарасы узды.
Физкультурачылар, тренерлар, спорт сөючеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылады. Бәйрәм чарасында районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче райондашлар, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү юнәлешендә хезмәт куючы остазлар хөрмәтләнде. Бер төркем райондашлар ГТО билгеләрен алды.
Райондашларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина котлады.
Мәдәният хезмәткәрләре матур бәйрәм концерты оештырган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев