Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста районара “Чиста уеннар” узды

300 дән артык катнашучы Апас плотинасы яр буен чүп-чардан арындырып, экологик турнирда катнашты.

(30 сентябрь, “Апастово-информ”).



Апаста “Мәктәп чисталык кубогы” Бөтенроссия экологик турнирының беренче этабы үтте. Экологик турнир районда икенче тапкыр Татарстан «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге "Чиста Уеннар - Татарстан" проект төркеме белән берлектә оештырылды.
“Турнир өч этаптан тора. Беренче этапта “Чиста уеннар” форматында экологик ярыш уза. Икенче этапта катнашучылар “Башка эш” платформасында онлайн-марафонда катнашалар. Югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр Казанда узачак экологик квизга үтәчәкләр. Анда турнирның алдагы этаплары рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы 50 команда катнашачак. Максатыбыз – “Чиста уеннар” аша кешеләрне берләштереп, табигатебезне, илебезне, үзебез яшәгән республикабызны, районыбызны чиста итү”, - дип белдерде оештыручылар.
“Чиста уеннар” тантаналы төстә ачылды. Биредә күрше районнардан килгән 300 бала катнашты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде.
Чиста уеннар башланыр алдыннан катнашучылар инструктаж үттеләр, чүп-чар җыю кагыйдәләрен өйрәнделәр. Уеннарга старт бирелгәч, дүрт катнашучыдан торган командалар иң элек калдыклар җыйдылар. Аннан соң аларны төрле төстәге капчыкларга аерып тутырдылар.
Яшь экологлар төрле мастер-классларда, кызыклы викторинада катнаштылар. Соңыннан бүләкләү өлеше узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев