Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста районкүләм чаңгы ярышлары җиңүчеләрен бүләкләделәр

Районда чаңгы сезоны тантаналы төстә тәмамланды.

  (14 март, “Апастово-информ”).


  Чаңгы ярышларын ябу тантанасында әлеге спортны үз итүче яшь райондашлар кабат чаңгы юлына бастылар. “Россия Чаңгы юлы -2025”  ярышларында җитезлекләрен сынадылар. Ярышларда 80 якын мәктәп укучысы катнашты.
Һәр категория буенча нәтиҗәләр чыгарылды. Иң җитезләр Грамоталарга һәм бүләкләргә ия булдылар.  
Җиңүчеләрне район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин тәбрик итеп, уңышлар теләде.
Апас спорт мәктәбенең чаңгы спорты буенча тренер Людмила Познянская быелгы чаңгы сезоны уңышлы төгәлләнүен билгеләп узды. 
“Спорт мәктәбендә 30 якын бала чаңгы спорты белән бик яратып шөгыльләнә. Быел кар әз булуына карамастан, балаларга шөгыльләнү өчен мөмкинлек булды. Яшь чаңгычылар республика күләмендә узган ярышларда да уңышка ирештеләр”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев