Апаста республиканың газ һәм төтеннән саклану хезмәтенең иң яхшы звеносын билгелиләр
Районның янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә янгын сүндерүчеләрнең республикакүләм бәйгесе уза.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Республика күләмендә узучы бәйгедә барлыгы 37 район командалары катнаша. Бәйге ике көн дәвам итәчәк.
Республикакүләм бәйге тантаналы төстә ачылды. Биредә катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү хезмәте башлыгы Руслан Сәлимуллин һәм районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Павел Тихонов сәламләде.
“Укуы авыр булса да, эшләве җайлы булыр. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, сабырлык һәм чыдамлык телим. Хезмәтегез, коткарылган кеше гомерләре һәм мал-мөлкәт өчен олы рәхмәт”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү хезмәте башлыгы Руслан Сәлимуллин бәйгенең 46нчы тапкыр узуын һәм ул һөнәри осталыкны ачыклауда мөһим чара булуын билгеләп узды. Соңгы елларда республикада янгын сүндерү бүлекләре яңа техникалар белән тулылануы хакында әйтте. Барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
Ачылу тантанасында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне дә бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бәйге шартлары буенча хезмәткәрләр 6 төрле этапка көч сынашалар. Судьялар бригадасы дөрес эш итүне, куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне катгый күзәтә. Хаталар һәм төгәлсезлекләр штраф баллары белән билгеләнә.
Катнашучы звено-командалар иң элек кысылган һава аппаратларын киеп, 7х7 квадрат метрлы шартлы караңгы, төтен тулган кечкенә бүлмә эчендә бер-берсен эзләп табып, янгын сүндерү көпшәсен төп янгын сүндерү тармагына тоташтырыга тиеш. Икенче этапта җылылык төтене камерасына юлындагы ябык ишекне ачып, анда шартлы зыян күрүчене табалар һәм эвакуациялиләр, җиңсә линиясен салалар һәм янгын чыганагын бетерәләр. Аннан соң өч катлы уку-өйрәнү манарасына баскыч буйлап күтәрелеп, тәрәзә уемыннан кул көпшәсеннән су басымы белән мишеньгә тидерәләр һәм коткару бавында шартлы зыян күрүчене - авыр манекенны саф һавага төшерәләр. Алга таба киртәләр полосасында тар керү юлын үтәләр. Финиш сызыгында янгын сүндерүчеләр җиңсә линияләрен салалар һәм контроль резервуар тулганчы, мишеньгә төгәл су аталар.
Бәйгене беренчеләрдән булып Апас районының янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Андрей Мунтян, Динар Мотыйгуллин, Илшат Хәбибуллин һәм Рушан Заһидуллин башлады. Егетләр һөнәри осталыкларын, физик һәм ихтыяр көчләрен сынадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев