Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста “Ромашкалы бәхет” бәйрәме узды

Үзәк ял паркында 8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган кичә олысын-кечесен җыйды.

(5 июль, “Апастово-информ”).
Кичәнең исеме дә “Ромашкалы бәхет” дип аталды. Чөнки бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.
Бу кичне үзәк ял паркында да шат авазлар, моңлы җырлар яңгырап торды. Бәйрәмгә апаслылар гаиләләре белән бергәләп килделәр. Алар өчен районыбызның үзешчән сәнгать осталары моңлы җырларын бүләк иттеләр. Гаиләләр өчен төрле бәйгеләр, конкурслар оештырылды. Бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлау сүзләрен җиткерде. Районның актив гаиләләре сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Чит балаларга күңел җылысын өләшкән изге күңелле, олы йөрәкле гаиләләргә рәхмәт сүзләре ирештерелде. Апастан 8 баланы гаилә кочагына сыендырган Җәмил һәм Лилия Насыровлар һәм 7 балага ана назы өләшкән Биеш авылыннан Любовь Зотеева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Апаста яшәүче яшь гаилә Фәнис һәм Лилия Корбангаливларның игезәк балалары туу сөенечен уртаклаштылар. Аларга район башлыгының тәбрикләүләре ирештерелеп, истәлекле бүләкләре тапшырылды. Быел Алтын туйларын билгеләп үткән Апастан Габбас абый белән Таһирә апа Шәфигуллиннарга һәркем соклануын белдерде. Алар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр.
“Балалар коляскалары” парады нәни сабыйлары булган яшь гаиләләрне бер мәйданга җыйды. Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскаларга балаларын утырткан бәхетле әти-әниләр бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Коляскалары да гади түгел. Бәйгедә катнашкан 6 коляска арасында ниндие генә юк иде. Ә төп пассажирлары һәм йөртүчеләре балалар булды. Гаиләләр тезелеп мәйдан әйләнде. Үзләренең коляскалары һәм гаиләләре хакында сөйләде. Жюри барысын да исәпкә алып, үз фикерен белдерде. Һәр номинациядә җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Беренче тапкыр нәниләр арасында узган «Абаланучы балалар йөгереше» бәйгесе аеруча мавыктыргыч булды. Тәпи китмәгән сабыйлар тәүге тапкыр җитезлекләрен сынады. Ә әти-әниләр, тамашачылар аларга көч-куәт биреп тордылар. Җиңүчеләр дә билгеләнде. Соңыннан лотерея да уйнатылды.
Мавыктыргыч бәйрәм күңелле мизгелләр белән истә калды. Тулырак “Йолдыз” газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев