Апаста Россия Президентын сайлауның икенче көне бара
Иртәнге сәгать 8дә райондагы барлык 54 сайлау участогы да үз ишекләрен ачты.
(16 март, “Апастово-информ”).
Участокларда барлык таләпләр үтәлә. Райондашлар тавыш бирүнең мөһимлеген аңлап, үз тавышын бирергә ашыга.
Сайлау участогы урнашкан район мәдәният йорты каршында коймак пешә, чәй кайный. Җыр-моңнар бәйрәм кәефе өсти.
“887 номерлы сайлау участогына яхшы кәефтән киләләр. Гаиләләре белән килүчеләр күп. Аларга бәйге шартлары турында да исләренә төшерәбез. Кичә килә алмаучылар бүген теләп килә”, - ди комиссия әгъзасы Земфира Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев