Апаста руль артында йөрүче хатын-кызларга чәчәкләр бүләк ителде
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары яшь юл сакчылары белән берлектә «Гүзәл хатларга чәчәкләр» акциясен оештырды.
(8 март, "Апастово-информ").
Апас мәктәбенең Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге яшь юл сакчылары бу эшкә бик теләп алынды.
Руль артына утырган хатын-кызларны бу көнне юл кагыйдәсен бозган өчен түгел, ә бәйрәм белән тәбрик итәргә туктаттылар.
Аларга чәчәкләр бүләк итеп, хәвефсез юллар, исәнлек-саулык теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев