Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста шашка уенын сөючеләр арасында ярышлар узды

Апасның Табар елгасы яр буенда “Татарстанда җәй” проекты кысаларында шашка уеннары оештырылды.

(15 июль, “Апастово-информ”).


Уеннар “Яшьлек” яшьләр үзәге туган якны өйрәнү музее белән берлектә оештырылды.
“Уеннар бик җанлы, күңелле барды. Һәркем җиңүгә омтылып, осталыгын сынады. Җиңүчеләр Грамоталар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Хәер, җылы, кояшлы көндә күңелле уеннар - үзе бүләккә тиң булды һәм ул һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды”, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев