Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтләнә

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан өлкәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасы һәм күчтәнәч пакетлар тапшырыла.

(28 апрель, “Апастово-информ”).



Апаста Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасы шаһитлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының тол хатыннарына хөрмәт-ихтирам күрсәтелә. Авыл җирлекләре башлыклары өлкәннәрнең өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен сораштылар, район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасын һәм күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Районыбыз буенча шундый күчтәнәчләрне барлыгы 104 кеше алды.
“Өлкәннәргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез. Алар моңа бик лаек. Аларның рухи ныклыгы, түземлелеге безгә Бөек Җиңү китерде” , - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев