Апаста сугышчы-интернационалистлар искә алынды
15 февраль — сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.
Әлеге уңайдан әфганчылар һәм кайнар нокталарда булган хәрбиләр катнашында митинг булды
Батырлар мемориал комплексына веноклар куйдылар, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, арадан киткән ир-егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Әфганстан территориясендәге сугышчан хәрәкәтләрдә 200дән артык райондаш егетебез катнашкан. 10 егет каты яраланып кайткан. 6 батыр солдатыбыз Әфганстан җирендә башын салган. Әфганстанда алган яралардан тыныч тормышта вафат булучылар да арта бара.
Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин, Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров әфганчыларның, хәрбиләрнең, кайнар нокталарда булучыларның, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыклары үлемсез булуын белдерде һәм киләчәктә дә яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә көчләрен кызганмаска чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев