Апаста “Такси” операциясе вакытында 3 кагыйдә бозучы ачыкланган
Районда «Такси » операциясе 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
(25 июль, “Апастово-информ”).
Агымдагы елның 6 аенда республикада җиңел таксилар гаебе белән 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 7 кеше яраланган.
“Кисәтү чарасы җиңел таксида пассажирлар йөрткәндә Федераль закон таләпләрен бозган 3 шоферга беркетмә төзелде. Ике кеше путевкасыз юлга чыккан, тагын бер кешенең юлчылар утыртып йөрергә рөхсәте юк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев