Апаста “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең район этабы узды
Бәйгедә барлыгы 14 мәктәп катнашты.
(19 январь, “Апастово-информ”).
Бәйге командаларның эшчәнлекләрен туплаган күргәзмәләр белән танышудан башланды. Әлеге күргәзмәләрдә фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар аша ата-аналар комитеталарының мәктәп тормышында актив катнашулары чагылды.
Аннан район мәдәният йорты сәхнәсендә укучылар ата-аналар һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә тату гаилә серләрен ачтылар. Бәйге “Безнең тату сыйныф” визит карточкасын тәкъдим итү, “Бердәм тәрбия мохите” үз проектыңны яклау һәм патриотик темага иҗади чыгыш кебек өлешләрдән торды.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Каратун урта мәктәбе беренче, Биеш һәм Борнаш мәктәпләре икенче, Иске Йомралы, Дәвеш һәм Чүрибураш мәктәпләре өченче урыннарны яуладылар. Шулай ук катнашучылар төрле номинацияләр буенча да бәяләнделәр.
Гран-при бүләгенә Апас урта мәктәбенең ата-аналар комитеты лаек булды. Әлеге команда 3 февраль көнне Чүпрәле районында узачак бәйгенең зона этабында район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев