Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста «Терроризмга – юк!“ иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Районда терроризмга каршы көрәш кысаларында, «Терроризмга – юк!“ иҗади эшләр бәйгесе узды.

(1 декабрь, “Апастово-информ”). 
 


 Укучылар рәсем, инша, проект, видеороликлар аша үз фикерләрен җиткерергә тырышты. Иң эчтәлекле һәм уңышлы иҗади эшләр билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне бүләкләү чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район терроризмга каршы көрәш буенча комиссия секретаре Булат Гатиятуллин катнашты. 
 
“Бәйге быел икенче тапкыр уза. Катнашучылар тагын да артты. Алар 4 номинация буенча билгеләп үтелде. Укучылар яшь үзенчәлегенә карап, рәсем, инша, видеоролик һәм проектлар буенча үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы исеменнән җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм тагын да зур уңышлар телибез”, - диде Гөлүсә Галләмова. 
 
Район терроризмга каршы көрәш буенча комиссия секретаре Булат Гатиятуллин да укучыларның һәр эшне иҗади якын килеп башкаруларын билгеләп үтте. 
 
“Бар эшне дә карап чыгып, комиссия үз сүзен әйтте. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Иң-иңнәр арасыннан иң яхшысын сайлап аласы тагын да кыен. Рәхмәт бәйгедә катнашуыгыз өчен”, - диде ул. 
 
Барлык җиңүчеләр дә район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев