Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста төзелеш эшләре тулы куәтенә бара

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәрбер объектта булып, якыннан танышты.

(24 нче июль, “Апастово-информ”).
Апасның үзендә, авыл җирлекләрендә зур гына төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Район башлыгы махсус комиссия белән берлектә төзелеш барышы белән танышып чыкты. Биредә булган сораулар, төп мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.
“Кояшкай” балалар бакчасында нәниләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Биредә төзекләндерү эшләре ахырга якынлаша. Шулай ук аграр көллиятнең тулай торагы да тиздән кулланылышка тапшырылачак.
Апас урта мәктәбендә, хәрби комиссариат бинасында, футбол мәйданчыгында, электр челтәрләре бинасында да эшләр тәмамлану алдында.
“Районыбыз төзек һәм матур булсын өчен күп кенә эшләр башкарыла. Тиздән әлеге һәм башка биналар үз ишекләрен ачачак. Заманча балалар бакчасы, мәктәп балаларыбызның шатлыгы булыр дип уйлыйм”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев